Г. Исхакый иҗатының чорларга бүленеше
Башлангыч-мәгърифәтчелек чоры (1897-1904). Әсәрләрендә
мәгърифәтчелек эстетикасы традицияләренең дәвам ителеше: уку, гыйлем
һәм тәрбия мәсьәләләре, принциплары һәм алымнары. Аларның милләт
язмышы проблемасы белән тыгыз бәйләнеше. Драматургия төрендә
эшчәнлеге. “Тәгаллемдә сәгадәт” (1897), “Өч хатын берлән тормыш” (1900),
“Бай углы”, (1903); “Ике йөз елдан соң инкыйраз” (1902-1904) әсәрләренең
яңа заман әдәбиятының үсеш юнәлешен билгеләүдәге урыны.
Тан”чылык чоры (1905-1911).
Г.Исхакыйның иҗтимагый-сәяси карашларында һәм сәнгатьчә
фикерләвендә чагылган борылыш. Журналистик эшчәнлеге. Иҗтимагый-
сәяси көрәше. Катлаулы тормыш сукмаклары. Әдәби әсәрләренең
инкыйлаби, иҗтимагый-социаль көрәш идеяләре белән сугарылуы. Тәнкыйди
(социаль) реализм үрнәкләре. Иҗатының идея эчтәлеге, тематикасы, жанр
төрлелеге. Әдәби эшчәнлегендәге активлык. (“Зиндан”, 1907; “Алдым-
бирдем”, 1907; “Тартышу”, 1908; “Мөгаллим”, 1908; “Җәмгыять”, 1909;
“Тормышмы бу?”, 1911; “Фамилия сәгадәте”, 1911 хикәяләр циклы (1910);
“Сөннәтче бабай”, 1911 һ.б.)
Унынчы еллар (милләтчелек) чоры (1912-1917) әдипнең тәрҗемәи
хәлендәге үзгәрешләр. Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрендә ул нәшер иткән
газеталар, аларның сәяси, иҗтимагый, милли юнәлеше. Г.Исхакыйның көрәш
тактикасын үзгәртеп, “бердәм агым” теориясен яклавы.
14
Әдип реализмының романтик юнәлеш алымнары, чоралары белән
баетылуы, психологик реализм үрнәкләре тудырылу. Әдәби эшчәнлегендә
күзәтелгән тематик киңлек, идея эчтәлек ягыннан яңарыш. Милли
чынбарлыкның төрле катламнарын колачлаган күләмле эпик жанрлар
активлашу: “Зөләйха”, 1912; “Мулла бабай”, 1913; “Мөгаллимә”, 1913;
“Теләнче кызы”, 1907-1908, 1914; “Бер тоткарның саташуы”, 1912; “Ул
икеләнә иде”, 1914; “Остазбикә”, 1915; “Ул әле өйләнмәгән иде”, 1916 һ.б.
Мөһаҗирлек чоры (1919-1954). Әдипнең мөһаҗирлектәге гомер юлы.
Ватаныннан китәргә мәҗбүр иткән сәбәпләр. Төрки-татар халкының милли
азатлык хәрәкәтен оештыруда һәм җитәкләүдәге роле. Журналистлык
эшчәнлеге. “Идел-Урал” тарихи-сәяси хезмәте.
бөтенесе төгәл итеп язылган)әйбәт булган)
ОтветитьУдалить